Районның балалар иҗаты үзәгендә Камилә Халикова җитәкчелегендәге “Вдохновение” дип аталган театр һәм җыр берләшмәсендә 11—15 яшьләрдәге унике үсмер шөгыльләнә. Бирегә гитарада уйнарга өйрәнүчеләр дә йөри. Октябрь аенда, чираттагы конкурска әзерләнгән көннәрнең берсендә, район мәдәният сараенда очраштылар алар “Шаман” позывнойлы яугир белән.
—Бу очрашу шул тикле табигый килеп чыкты. Гитарада уйнап “Осень” җырын җырлаган кыз һәм малайларны читтән тыныч кына күзәтеп торды да, "Шаман" килеп исәнләшеп, кулына гитараны алып үзе дә уйнап үсмерләргә кушылып җырлап җибәрде. “Матушка – земля”, “Лети” һәм башка җырлар бер-берсен алыштырып кына торды. Үсмерләр алгы сызыктан кайткан абыйларына сорауларын да бирделәр, — дип сөйли Камилә Кәшфулла кызы.
Дүрт бала атасы “Шаман”, илебезнең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп алгы сызыкка юллана. Яхшы хезмәте өчен туган ягына кыска вакытлы ялга кайта. Күп сөйләшми, ачык, гитарада уйнап бик матур җырлый.
—Безнең бар да әйбәт. Җиңү безнең якта булачак! Илебез тынычлыгы өчен без мөмкин булганның барын да эшлибез. Сез дә тырышып укыгыз, туган илебезне яратыгыз! — диде ул үсмерләргә.