Бу көнне балалар ПВХ сэндвич-панельләр һәм старт профильләрен кулландылар. Монда иң мөһиме - үз фантазияңне уяту һәм аны тормышка ашыру мөмкинлекләрен күрү. Нәтиҗәдә, безнең бик яхшы эшләнмәләр килеп чыкты. Бу эш үсмерләрнең үзләренә дә бик ошады. Алдагы көннәрдә тагын шундый занятиеләрдә сәләтләрен сынарга теләкләре булуын әйтеп таралыштылар.