200 метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән автобуста 60 кеше булган.
Һиндстанда автобус тирән чокырга төшеп киткән. Фаҗигада кимендә 36 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә «Вести» каналы. Һәлакәт 4 ноябрь иртәсендә Уттаракханд Винит Пал штатында булган. Автобус төшеп киткән чокыр 200 метр тирәнлектә, дип хәбәр иткән коткаручылар. Фаҗига урынына табигый бәла-казалар вакытында эшли торган илкүләм көчләр төркеме барган. Чыганак мәгълүматлары буенча, автобус йөртүче идарәне югалту сәбәпле, фаҗига килеп чыккан. Автобуста 60лап кеше булганлгы билгеле.
ВТ