Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь , 09:41

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Төбәк синоптиклары үз фаразларын җиткерде.

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез һава температурасы +1, -4 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 6 ноябрьдә, кар явачак,төнлә көньякта көчле кар явуы көтелә, юлларда бозлавык. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача, көньякта көчле җил булачак. Термометр баганалары төнлә -2,-7, көндез +1,-4 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 7 ноябрьдә, бераз кар явуы көтелә, төнлә көньяк-көнчыгышта көчле кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә -4, -9, аязытканда -14 градуска кадәр суыта, көндез -2, -7 градус салкын булачак.

Автор:
Читайте нас: