Балтач районының Ялангач авылы халкы аккошлар гаиләсе язмышы өчен борчыла. Ике зур аккош һәм аларның биш баласы җылы якларга кышларга очып китмәгәннәр.
Авыл халкы мөрәҗәгать иткәннән соң, аккошлар яшәгән урынга республика Экология министрлыгы инспекторы килгән. Белгеч кошларның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамавын бәяләгән: кошларда җәрәхәтләнүнең күренеп торган билгеләре юк, ә суда боз капламы юк. Шуңа күрә аккошларны әлегә нибары күзәтүне дәвам итәчәкләр, дип хәбәр итте Экология министрлыгының матбугат секретаре Ренара Газина.