Туймазы районының М-5 “Урал” трассасында фаҗигале авария теркәлгән. Кичә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, трассаның 1306нчы чакрымында “УАЗ Патриот” автомобиле руле артындагы 72 яшьлек водитель каршы полосага чыккан һәм каршысына килгән “Ока” машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 68 яшьлек “Ока” водителе урында ук үлгән, аның 12 һәм 65 яшьлек пассажирлары дәваханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана, дип хәбәр итәләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.