ЛХРда алар госпитальләрдә яраланган яугирләргә ярдәм күрсәтәчәк, аларны операцияләргә әзерләячәк, палаталарда кизү торачак. Бу хакта "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә.
Отряд составында - хәрбиләрнең хатыннары, әниләре һәм кыз туганнары гына түгел, ә гражданкада үз якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашкан ирекле хатын-кызлар да бар.
Волонтерлар отряд оештыру инициативасы белән Башкортстан Башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Радий Хәбиров бу мәсьәләне һәм, Русия Оборона министрлыгы белән килештереп, аерым алганда, алга таба активистларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
МХО зонасында волонтерлар ике атна торачак, ары таба аларны киләсе отряд алыштырачак.