Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь , 06:05

Бу кан төркемендәге кешеләргә хәтта рак чире дә янамый икән

Сез бу хакта белә идегезме?

Бу кан төркемендәге кешеләргә хәтта рак чире дә янамый икән
Бу кан төркемендәге кешеләргә хәтта рак чире дә янамый икән

Табиблар «иң көчле» кан төркемен атаган: мондыйларга хәтта рак та янамый ди. Каны беренче төркемгә кергән кешеләр төрле авыруларга, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларына сирәк бирешә. Галимнәр кан төркеме белән сәламәтлек арасындагы бәйләнешне ачыклаган. Аларның тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, каны беренче төркемгә кергән кешеләр төрле авырулардан, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, ашказаны асты бизе һәм ашказаны рагыннан сирәгрәк интегә. Шул ук вакытта мондыйлар әйбәтрәк хәтерле, озынрак гомерле була. Бу хакта “Петербургский дневник” “The Lancet” журналындагы мәгълүматларга таянып яза. Белгечләр моны канда аның оешуына ярдәм итәрдәй молекулаларның азрак булуы белән аңлата. Аларның фикеренчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына бирешмәүчәнрәк булу психик авырулар куркынычын да киметә. Чөнки бу чирләр бер-берсенә бәйле.

Сәламәт булыгыз! Авырмагыз!

ВТ

Автор:
Читайте нас: