Борай районы Абдулла авылында иртәнге сәгать бишенчедә мунчага ут капкан, ут тиз арада бүрәнә өйгә һәм гаражга күчкән, шулай ук “Лада Веста” автомобиле дә янган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре иреклеләр белән бергә 72 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.
Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында өйдә 20 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган. Шулай ук җитди пешү алган һәм шок хәлендә дәваханәгә ашыгыч рәвештә 24 яшьлек егетне озатканнар.
Янгынның сәбәбе ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли.