“Слово пацана” сериалында Ералашның әбисе ролендә уйнаган Лидия Ильина 77 яшендә вафат булган. Бу хакта “Аргументы и факты” газетасы яза, дип үзенең сайтында хәбәр итә ВТ.
Актриса 1 ноябрьдә бакыйлыкка күчкән. Лидия Ильина Йошкар-Ола шәһәрендә Палантай исемендәге Музыка-театр училищесын тәмамлаган. 2010 елдан телевизион сериалларда төшә башлаган.
Ул үзенең карьерасында барлыгы 66 проектта катнашкан. “Реальные пацаны”, “Интерны”, “Универ. 10 лет спустя”, “Кулагин и партнеры”. “Вампиры средней полосы” кебек сериалларда уйнаган. Соңгы тапкыр “Галя, у нас отмена” сериалына җәлеп ителгән. Сүз уңаеннан, кичә – 1 ноябрьдә Россиянең атказанган артисты, “Склифосовский” сериалында уйнаган Татьяна Иванова да мәңгелеккә киткән. Ул да 78нче яшендә вафат булган.
ВТ