Стәрлетамак шәһәрендә көмешкә куарга яратучы ирнең фатирына ут капкан, ә үзе дәваханәгә озатылган.
Билгеле булуынча, 55 яшьлек ир көсешкә куган, әмма хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә, көмешкә аппаратының төзек булмавы аркасында янгын чыккан. Ир янгынны сүндерә алмаган. Ут түшәмгә үрләгән һәм кухня гарнитурын ялмап алган. Фатирның хуҗасы җитди пешүләр алган.
Бәхеткә, коткаручылар килеп җитеп, янгынны сүндергәннәр һәм ут артаба тарала алмаган. Ә үзен дәваханәгә озатканнар.