Таныклыкка Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Марат Рәис улы Латыйпов кул куйган, ә боерыкны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы министры Александр Вячеславович Куренков имзалаган. “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Янгында коткарган өчен” медале белән 2023 елның 24 августында Балтач районының Иске Яңбай авылында янгын вакытында кешене коткарганда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен бүләкләнә”, диелгән рәсми документта.
Хәтергә төшереп үтик, СВО га мобилизацияләнгән Ильдарис Радис улы Хәлиуллин, узган елда, кыска вакытлы ялда вакытында туган авылында янгын чыгып ут эченнән авылдашын коткарган иде.
Булат Хәсәнов, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы