Ул «Артек»та «Озын тәнәфес» конкурсында бер миллион сум откан. Мәктәп укучысы белән "Уфа 1" порталы сөйләшкән.
Алия сөйләгәнчә, «Озын тәнәфес» Бөтенрусия конкурсы март аенда ук башланган. Ул «Иң мөһиме турында сөйлә» чакыруында катнаша. Аның сүзләренә караганда, конкурс дүрт этаптан торган.
— "Танышу"- видеовизитка һәм үзең турында эссе төшерергә кирәк иде. «Чакыруга җавап бир» - анда синең чакыруың белән бәйле проблеманы хәл итәргә һәм тулы канлы проект эшләргә кирәк иде. "Ярымфинал" — ул августта Пермьдә узды. Без кейсларны хәл иттек һәм якладык. "Финал" - Кырым ярымутравындагы "Артек" үзәгендә 12нче сменада узды. Без командаларга бүлендек һәм кейслар чиштек, - дип сөйли ул.
Финалдан соң икенче көнне җиңүчеләрне игълан иткән бүләкләү тантанасы була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның беренче этабында 3,5 миллион кеше катнашкан, ә бары тик 11нче сыйныфтан 150 кеше генә җиңүче булган.
- Бу максатка мин ике ел бардым! Узган ел ярымфиналга кадәр барып җиттем, әмма финалда балларым җитмәде. Ә быел минем өчен соңгы мөмкинлек булды, һәм мин һичшиксез җиңәргә тиеш дигән карарга килдем! Бик хафаланган идем, әмма барысы да яхшы килеп чыкты, - дип белдерә Алия.
Яшь миллионер сүзләренчә, "Озын тәнәфес" аңа кыйммәтле тәҗрибә генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап бик күп дуслар, иң гаҗәеп хис-кичерешләр һәм белемнәр бүләк иткән.
- Сумманы ничек тотарга икәнен мин әле хәл итмәдем. Киләчәктә үз тормышымны медиасфера белән бәйләргә телим, чөнки мин бик иҗади кеше һәм кешеләр белән аралашырга яратам, — дип уртаклашкан Алия.
Исегезгә төшерәбез, «Озын тәнәфес» конкурсында тагын ике унберенче сыйныф укучысы - Елизавета Белова һәм Аделина Ишбулатова миллион сумлык акча оттылар.
Фото: "Уфа1.ру"
Чыганак: Кызыл таң