Алдагы көннәрдә Башкортстанда -11 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Көндез температура +3, +8 градус.
Якшәмбе көнне, 3 ноябрьдә кар катыш яңгыр явуы көтелә, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны-урыны белән көчле тизлек белән. Төнлә +1, -4, көндез -3, + 2 градус булуы көтелә.
4 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, шулай ук кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, төнлә урыны белән көчле. Төнлә -1, -6, аязганда -11, көндез 0, -5 градус тәшкил итәчәк.