Бүген, район мәдәният сарае фойесында, армрестлинг буенча “Танып батыры” районара турниры узды. Әлеге спорт чарасы район мәгариф бүлеге һәм балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан оештырылды.
Борай, Тәтешле, Балтач районнарының иң көчле кул көрәшчеләре мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч көрәшләрдә көч сынашты. Ә ярыш барышын судьялар – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов һәм “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тренеры Радим Нургалиевлар зур игътибар белән күзәттеләр.
Турнир да егетләр белән беррәттән кызлар да катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Лейла Иванова (Борай районы) – беренче, Регина Садрыева икенче урынны яулады.
60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Балтач районыннан Диана Хәмәтова беренчелекне берсенә дә бирмәде. Икенче урында – Борай районыннан Алина Гомәрова.
75 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынга – Камилә Дәүләтшина (Балтач районы), икенче урынга – Элина Суфиянова (Тәтешле районы), өченче урынга Анастасия Даутова чыкты.
75 килограммнан артык авырлык категориясендә балтачлы Айгөл Хәбибуллина үзенең чемпион икәнен янә раслады. Беренче урын балтачлыда. Икенче һәм өченче урыннарны Тәтешле районнары вәкилләре – Дарья Гәрәева һәм Хитана Мусакаевалар бүлеште.
Егетләр арасында кыч сынашу озак барды. Беркемнең дә бирешәсе килми. Шулай да ярыш булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә Камил Гайниәхмәтов – беренче, Руслан Талипов – икенче, Вадим Захаров өченче урынны яулады. Барысы да балтачлылар.
50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Аскар Сәрвәртдинов (Балтач районы) беренче урынга лаек булды. Икенче урында – Данил Гайниәхмәтов (Балтач районы), өченче урында – Эльмар Гыйльметдинов (Балтач районы).
55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илмар Галиев җиңүче буларак билгеләнде. Аскар Сафетдинов – икенче, Динар Сабирҗанов өченче урынга чыктылар.
60 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренчелек Аскар Шакировның көчле кулларында. Пьедесталның икенче-өченче баскычына Данил Ахмедҗанов һәм Раиль Минәҗевлар күтәрелделәр.
65 килограммга кадәр авырлык категориясендә Динар Гәрәев җиңүче дип танылды. Икенче урынга – Раиль Нуртдинов, өченче урынга Чингиз Җиһангиров ия булдылар.
70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рөстәм Шәйхетдинов (Балтач районы) иң көчлесе. Азамат Рәхимов (Борай районы) һәм Артур Исламгалиевлар (Балтач районы) призёрлар булдылар.
75 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренчелекне Максим Захаров (Балтач районы) яулады. Радмир Халиуллин (Борай районы) – икенче, Илназ Марданов (Борай районы) өченче уырнга чыктылар.
70 килограммнан артык авырлык категориясендә Илмар Ахатов (Балтач районы) иң көчлесе булды. Азамат Хөснуллин һәм Әмир Карамовлар призлы урыннарны бүлештеләр.
Барлык җиңүчеләр һәм призёрларны әлеге турнирны булдыручы, аның инициаторы – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, Русия спорт мастеры Айваз Сафетдинов грамоталар һәм медальләр белән бүләкләде.
Әле күптән түгел генә “Танып батыры”ның муниципаль этабы узган иде, ә хәзер инде районара күләмдә оештырылды. Киләчәктә бу турнирның республика дәрәҗәсенә чыгуына өмет зур.