Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь , 08:57

Ноябрь аенда нинди һава торышын көтәргә?

Синоптиклар ноябрь аена һава торышы фаразын хәбәр иттеләр. Аңа күз салсаң?!.

Ноябрь аенда нинди һава торышын көтәргә?
Ноябрь аенда нинди һава торышын көтәргә?

Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда һаваның уртача айлык температурасы -1, -4 градус булыр дип көтелә, бу норма тирәсендә (норма -4,4 градус). Айлык явым – төшем нормага якын-30-50 миллиметр булыр дип көтелә, дип сөйләгәннәр Башгидрометта.

Элегрәк Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә якындагы тәүлектә начар һава торышы фаразлануы турында хәбәр иттеләр. Урыны белән бозлавык, чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары күзәтеләчәк, секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк җил көтелә.

Юлларда йөрүчеләрдән аеруча сак булу сорала. Үзегезне һәм башкаларны саклагыз! Игътибарлы булыгыз!

Автор:
Читайте нас: