“Без – бөек Русия! Без – бердәм ил!”
Шундый исем астында район мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте.
Халыклар бердәмлеге көне дәүләт бәйрәмнәре арасында мөһим урын алып тора. Ул халыкны тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле илебез гражданнарына халыклар бердәмлегенең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра.
Бәйрәмгә җыелган барлык кунакларны да район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде.
-Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бергә һәм бердәм булганда без барлык авырлыкларны да җиңәбез. Районыбызда киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын. Бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм гаилә бәхете телим. Илебез һәрчак тыныч, ә күгебез аяз булсын, - диде Илгиз Әхвәс улы.
Районда инде күп еллар дәвамында күркәм традиция бара: истәлекле көннәрдә һәм бәйрәмнәрдә төрле тармакларда намуслы хезмәт иткән балтачлыларны хөрмәтләү, бүләкләү. Әлеге чара да искәрмә булмады.
"Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә зур өлеш керткән һәм Башкортстан Республикасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә ярдәм итүче актив иҗтимагый эшчәнлек өчен" БР Иҗтимагый палатасының Почет грамотасы белән Балтач районы Иҗтимагый палатасы рәисе Рәзилә Әминова бүләкләнде.
"Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм туган авылының иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен" Вячеслав Калиев (Иске Дүртекәй авылы старостасы), Руслан Камалов (Тутагач авылы старостасы), Ринаф Шайбәков (Нөркә авылы старостасы), "Югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен" Альмира Сарманова һәм Ришат Тукаев, "Ветеринария хезмәте системасында намуслы хезмәте, районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен” Гөлнара Солтанова район Хакимиятенең Почет грамоталары белән билгеләнделәр.
Тантаналы өлештән соң тамашачыларга чагу концерт программасы тәкъдим ителде.