Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь , 13:45

Гаилә юбилярлары хөрмәтләнде

Район мәдәният сараенда үткән Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган  бәйрәм концерты кысаларында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр.

Гаилә юбилярлары хөрмәтләнде
Гаилә юбилярлары хөрмәтләнде

Районда инде күп еллар дәвамында күркәм традиция бара: истәлекле көннәрдә һәм бәйрәмнәрдә төрле тармакларда намуслы хезмәт иткән, тату, парлы гомер кичергән гаилә юбилярларын хөрмәтләү.

Район мәдәният сараенда үткән Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган  бәйрәм концерты кысаларында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр.

Сәхнәгә беренче булып көчле алкышлар астында Югары Карыш авылыннан алтын туйларын билгеләүче Асия Солтангәрәй кызы белән Хаккый Сәхиулла улы Хаҗимуллиннар чакырылды.

Асия Солтангәрәй кызы 40 елга якын Югары Карыш урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы. Хаккый Сәхиулла улы башта РТСта, ары таба Калинин исемендәге колхозда водитель булып эшли. Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Хаҗимуллинарның икесе дә хезмәт ветараннары.

Иске Балтачтан Фәнзия Сәгыйть кызы  һәм Әхсән Глимҗан улы Динисламовлар 50 ел кулга-кул тотынышып тормыш сукмакгы буйлап бергә атлыйлар.

Әхсән Глимҗан улы Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлагач юллама буенча Благовещен районы колхозында эшләп, Балтач районына кайтып, һөнәрчелек училищесында укытучы булып эшкә урынлаша, шулай ук биредә 17 ел директор вазифасын да башкара. БАССРның атказанган һөнәри-техник белем бирү укытучысы, РФ башлангыч һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре.

Фәнзия Сәгыйть кызы 34 ел фармацевт булып эшләп хаклы ялга чыга. Икесе дә хезмәт ветераннары.

Озак еллар иңне-иңгә терәп яшәүче парларга Республика Башлыгы Радий Хәбировның Котлау хатын һәм махсус бүләген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.

Гаилә юбилярлары хөрмәтләнде
Гаилә юбилярлары хөрмәтләнде
Автор:
Читайте нас: