Догалар кабул була торган очраклар
Аллаһка дога кылучының йөрәге Аңа гына юнәлгән булса һәм дога кабул була торган вакытның берсенә туры килсә, Аллаһның хикмәте белән, бу дога җавапсыз калмас.
*төннең соңгы 1/3 өлеше;
* азан вакытында;
*азан белән камәт аралыгында;
*фарыз намазлардан соң;
*имам мөнбәргә менеп, җомга хөтбәсен тәмамлаганчы;
*җомганың соңгы сәгатендә (икенде намазыннан соң) кылынган дога;
*яңгыр яуганда;
* Коръән укыганнан соң;
*сәҗдәдә вакытта кылынган дога;
*Рамазан аенда.
Дин вә мәгыйшәт