Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында Тәтешле, Аскын, Борай һәм Балтач районнарыннан кызлар һәм егетләр “Строй һәм җыр буенча мәктәп смотр-фестивале” зона конкурсына җыелдылар.
Баш судья Тучыбай урта мәктәбе директоры Ришат Зулькаров һәм судья командасы әгъзалары – район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов, Аскын районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Рөстәм Абдрахимов, Борай 1нче урта мәктәбе укытучы-оештыручысы Айдар Зарипов, Тәтешле районы мәгариф бүлегенең баш белгече Илшат Хаҗиәхмәтов, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Наил Хәсәновлар тарафыннан катнашучы командаларның тышкы йөзе, гәүдәне төз тоту, сафта җыр башкару, командаларны төгәл үтәү һәм синхронлык бәяләнде.
Барлык командалар да җитди әзерләнгәннәр. Укучылар үзләре, командаларның җитәкчеләре конкурска әзерләнүгә вакытларын һәм көчләрен кызганмаганнар, нәтиҗә күренеп тора – барлык командалар да лаеклы чыгыш ясады.
Жюри әгъзаларына урыннарны билгеләү җиңелләрдән булмады. Шулай да, иң яхшылар арасында тагын да яхшыракларын сайларга туры килде.
Җиңүчеләрне район мәдәният сараенда хөрмәтләделәр. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова барлык командаларның да лаеклы чыгыш ясавын билгеләп, грамота һәм кубоклар белән бүләкләде.
Нәтиҗәләргә килгәндә, кече төркемдә җиңү Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең “Спецназ” командасында. Икенче урында – Аскын районының “Юниор” командасы.
Урта төркемдә беренче урынны Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең шәйморатовчылар командасы яулады. Икенче урынга Борай районының “Яшь корткаручылар” командасы чыкты. Өченче урынга ике команда – Тәтешле районының “Безнең гвардия” һәм Штәнде урта мәктәбенең шәйморатовчылар командасы лаек булды.
Өлкән төркемдә Аскын районының яшь армиячеләр командасы җиңүгә иреште. Икенче урында – Тәтешле районыннан “Яшь шәйморатовчылар” командасы. Лаеклы өченче урынны Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең шәйморатовчылары яулады.
“Строй һәм җыр буенча мәктәп смотр-фестивале” зона конкурсының “Иң яхшы командир” номинациясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Айнур Ахунов җиңүче дип танылды.
Конкурста катнашучы барлык командаларынң да җитәкчеләренә район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Газим Талипов фотолары.