Башкортстанда прокуратура хатын-кызны законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү буенча кузгатылган җинаять эшен туктату карарын гамәлдән чыгарды. Бәләбәй районара прокуратурасының апелляциясен Башкортстанның Югары суды канәгатьләндерде. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Моңа кадәр беренче инстанция суды тарафыннан аңлы рәвештә аеруча рәхимсезлек белән сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдә зыян салуда һәм законсыз иректән мәхрүм итүдә гаепләнүче урындагы иргә карата кузгатылган җинаять эше туктатылган иде.
Чыганактан билгеле булуынча, бу елның май аенда исерек ир йоклап яткан хатыны өстенә спирт койган да газ горелкасы белән аңа ут төрткән. Нәтиҗәдә хатын I–II дәрәҗәдә пешкән. Бу хәлдән соң ире пешкән хатынын өйдән чыгармый бер атна бикләп тоткан. Аның медицина хезмәтләрен чакыртыйк дигән үтенечләрен инкарь иткән, ә качса яисә берәрсеннән ярдәм сораса, янә ут төртеп яндырырга вәгъдә иткән.
Ахырда пешкән хатынны полиция хезмәткәрләре коткарган.
Иренең коточкыч вәхшилегенә карамастан, хатыны судта дуслашулары уңаеннан иренә карата кузгатылган җинаять эшен туктатуны үтенгән. Әмма суд карарын законсыз дип санап, прокуратура апелляциягә биргән.