Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2024, 12:07

“Ватанны саклаучылар” фондының ишекләре һәрчак ачык

Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, 2023 елның 1нче июненнән “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды эшли башлады. Балтач районы буенча әлеге фондта социаль координаторлар вазифаларын Гүзәл БУХИНА һәм Гөлшат НУРКАЕВА башкаралар. Алар белән бу мөһим оешманың максатлары һәм бурычлары турында әңгәмәләштек.

“Ватанны саклаучылар” фондының ишекләре һәрчак ачык
“Ватанны саклаучылар” фондының ишекләре һәрчак ачык

Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, 2023 елның 1нче июненнән “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды эшли башлады. Балтач районы буенча әлеге фондта социаль координаторлар вазифаларын Гүзәл БУХИНА һәм Гөлшат НУРКАЕВА башкаралар. Алар белән бу мөһим оешманың максатлары һәм бурычлары турында әңгәмәләштек.

—Гүзәл Рәфкать кызы, “Ватанны саклаучылар” фонды һәм аның максатлары турында сөйләп үтсәгез иде...

—Фонд тыныч тормышка кайткан махсус хәрби операция ветераннары белән эшли. Безнең бурыч – аларга төрле яклап ярдәм итү һәм аларның барлык проблемаларын хәл итүдә булышу. Фонд филиалының бурычлары арасында-медицина һәм социаль тернәкләндерү, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, тернәкләндерүнең техник чараларын һәм шифаханә-курорт дәвалануны, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгын алуны үз эченә алган барлык тиешле ярдәм чараларын алуда ярдәм итү. Шулай ук ветераннарны яңадан укытуга һәм эшкә урнаштыруга, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Кирәк булганда, фонд карамагындагылар өчен шулай ук озак вакытлы карау һәм торак биналарны аларның ихтыяҗларына яраклаштыру оештырыла. Моннан тыш, фонд МХО ветераннарын гражданнарны патриотик тәрбияләүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый проектларга җәлеп итә, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүче коммерциячел булмаган һәм волонтерлык оешмаларына ярдәм итә.

—Гөлшат Ришат кызы, ә сезнең эшегез нәрсәдә тора?

—Социаль координаторның эше бер тәрәзә принцибы буенча гамәлгә ашырыла. Ул мәгълүмати ярдәм күрсәтүне тәэмин итә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә социаль ярдәмнең барлык тиешле чараларын алуда, Хакимият органнары белән коммуникацияләр урнаштыру, төрле хокукый һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Сүз уңаеннан, без район учреждениеләре һәм оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Район Хакимиятенең Фонд филиалы белән үзара хезмәттәшлеге буенча ведомствоара эшче төркем дә төзелде. Ай саен утырышлар уздырыла, анда социаль координатор тарафыннан кабул ителгән һәм район дәрәҗәсендә анализ һәм карар таләп итүче гражданнарның шәхси мөрәҗәгатьләре тыңлана.

—Гүзәл Рәфкать кызы, “Ватанны саклаучылар” Фондының урындагы филиалында әлеге вакытта нинди мәсьәләләр буенча эш алып барыла?

—Социаль координаторларның беренче чираттагы бурычы – законнардагы үзгәрешләр турында вакытында мәгълүмат бирү, барлык булган ярдәм чаралары һәм алар буенча аңлатмалар бирү өчен МХОда катнашучыларның һәм аларның гаиләләре турында мәгълүматлар базасын булдыру. Бу шактый зур мәгълүмат, шуңа күрә дәүләт ярдәме алучыларга, әгәр белгечләр барлык яңалыклар турында вакытында аңлатсалар, уңайлы булачак. Шуңа күрә туганнары МХО зонасында булган барлык район халкын мөмкин кадәр тизрәк фондка мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Сүз уңаеннан, ярдәмне МХОда катнашучылар гына түгел, ә 2014нче елда ук Донбасс мәнфәгатьләрен яклауга баскан гражданнар да алырга мөмкин.

—Биредәге Фонд кемнәргә ярдәм итә? Кемнәр анда мөрәҗәгать итә ала?

—Махсус операциядә катнашкан, хәрби хезмәттән азат ителгән ветераннар, Донбассны яклаучылар, 2014 елның 11нче маеннан ДНР һәм ЛНР хәрби формированиеләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, алда санап кителгән кешеләр хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булса, махсус операциядә алган яралардан һәм авырулардан хезмәттән азат ителгәч вафат булса, аларның гаиләләре мөрәҗәгать итә ала.

Башкортстанда МХО геройларына җир бүлеп бирү турында закон кабул ителгән иде. Ул җирләр кемнәргә бирелә?

—Русия Герое исеменә лаек булган яисә махсус операциядә катнашу вакытындагы казанышлары өчен РФ орденнары белән бүләкләнгән яугирләргә индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелә.

—Гөлшат Ришат кызы, нинди гаризалар буенча карар кабул ителде инде?

—Безнең филиалга төрле сораулар белән кешеләр килә. Бүгенге көндә фондка махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, шулай ук хәрби хезмәткәрләр һәм МХО ветераннары үзләре дә мөрәҗәгать итә, алар нигездә үзләренә тиешле социаль ярдәм чаралары турында кызыксыналар.

—Кызганычка каршы, хәбәрсез югалучылар да бар. Мондый очракта нәрсә эшләргә?

—Әйе, хәбәрсез югалган яугирләрнең гаиләләре белән дә эшлибез. Хәрби хезмәткәрнең хәзер кайда булуын, ни өчен элемтәгә чыкмавын ачыклыйбыз. Шундый катлаулы очрак килеп чыкканда ярдәм кулын сузабыз. Кирәкле үтенечләр ясарга, төрле оешмаларга һәм структураларга гаризалар язарга булышабыз. Юридик яктан да, психологик яктан да ярдәм күрсәтәбез.

—Балтач районындагы  “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалына ничек мөрәҗәгать итеп була?

—Фонд Иске Балтач авылы, Первомайская урамы, 1/1 йортта уртнашкан КФҮ (МФЦ) бинасының икенче катында кабул итә. Эш графигы: эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр. Тагын бер тапкыр әйтәбез, бер генә проблема, бер генә авыр тормыш ситуациясе дә читтә калмаска тиеш. Шуңа күрә нинди сорауларыгыз булса да, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.

—Рәхмәт әңгәмәгез өчен!

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: