Соңгы көннәрдә Интернет челтәрендә МХО зонасында яраланган ир-егетләргә госпитальләрдә ярдәм күрсәтү өчен санитар хатын-кызлар отрядлары туплау турында мәгълүмат таралды. Балтач районының бер авылында яшәгән хатын-кыз безнең белән бәйләнешкә чыкты.
—Кайда мөрәҗәгать итәргә, нинди тәртиптә оештырыла икән бу эш? Мин әлеге вакытта авыр хәлдәге авыруларны караучы санитарка булып эшлим. Эштән курыкмыйм. Мин МХО зонасына барыр идем!— диде.
Башкортстанда махсус операциянең яраланган сугышчыларына ярдәм итәргә теләгән хатын-кызларны оешкан төстә госпитальгә озатырга ниятлиләр. Башкортстан эшмәкәрлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко бу эшне оештырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, оешмабу хатын-кызлар хаотик рәвештә МХОга юлланмасын өчен кирәк. “Миңа фронтка китеп, госпитальләрдә безнең егетләргә ярдәм итәргә теләгән хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Мондый тәҗрибә инде булды, без, мин Кыйгы районында эшләгәндә үк, хатын-кыз-волонтерларны Белгород госпиталенә җибәрә идек. Хәзер без Луганск госпитальләре белән элемтәгә керәбез, анда безнең егетләр ята. Мондыйсораубезнең республикадабар”, - диде министрлык башлыгы. Радий Хәбиров инициативаны хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, аңа да шундый тәкъдимнәр килгән. "Безгә позицияаңлашыла, хатын— кызларны сугышка җибәрергә-без каршы. Алар: "юк, сүз ул турыда түгел", - диләр. Сүз менә нәрсәдә: госпитальгә егетләрне алып киләләр, бөтен киемнәре канда, пычрак, аның ярасын бәйләргә, ярдәм итәргә кирәк, монда тирән медицина эше түгел, ә нәкъ менә карау шундый. Бу бик кирәкле эш, анда табиблар эшли алмый, әгәр андый булса — бу мөмкин”, — диде төбәк башлыгы.Аларны мондый ярдәм күрсәтүгә җибәрү үтенече белән Хәбировкашул исәптән һәлак булган сугышчыларның туганнары да мөрәҗәгать иткән, аларга «хәзер өйдә утыру авыр». “Аларны шундый отрядка туплап юлларга кирәк, алар барысы бергә булсын өчен", — дип билгеләде төбәк башлыгы. Мәсьәләне Оборона министрлыгының Башмедицина идарәсе аша хәл ителәчәк. Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләне Оборона министрлыгы белән килештерү мондый хатын-кызларга соңыннан ветеран статусын алырга мөмкинлек бирәчәк. Хәбировшулай ук бу мәсьәлә белән Луганск Халык Республикасы Хөкүмәтенә чыгарга кушты. Хатын-кызларны госпитальләргә җибәрүне финанс яктан тәэмин итүне республика үз өстенә алачак. Төбәк башлыгы хатын-кызлар госпиталенә барырга теләүчеләр өчен тактик медицина буенча дәресләр үткәрергә тәкъдим итте.
Бу мәсьәләгә кагылышлы яңа, өстәмә мәгълүмат булу белән хәбәр итәрбез.