Иштирәк. 31 октябрь - "Балтач таңнары".Балтач районында быел төзелгән модуль тибындагы фельдшер-акушер пунктларының өченчесе Иштирәк авылында файдалануга тапшырылды
Балтач районы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыру өлкәсендә лидерлар исәбендә. Быел гына район җирлегендә модуль тибындагы өченче фельдшер-акушер пункты ачылды. Соңгы елларда районда башлангыч медицина ярдәме күрсәтү тармагы ярыйсы яңарыш кичерде. Ләкин, үзәк район больницасы баш врачы Салават Гыйльметдинов билгеләвенчә, башкарыласы эшләр күп әле. 2030 елга кадәр район җирлегендә унбер ФАПны яңарты планлаштырыла.
Бөре үзәк район больницасы баш врачы Айддар Хәмәтов билгенләвенчә, бу максатларны тормышка ашыру өчен нигез бар. Чөнки «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты 2030 елга кадәр озайтылды. Ил буенча халыкның сәламәтлеген кайгыртуга миллиардларча акча юнәлтелә. Иштирәк кебек зур булмаган авылларда да заманча ФАП ачыла икән, җирле халык өчен бу зур куаныч. Чөнки башлангыч медицина халыкка ныграк якыная. Хәзер ФАПларда кардиоүзәк белгечләре укый алырлык язмалар эшләрлек корылмалар бар.
Яңа фельдшер-акушер пунктында халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар җиткерелгән. Биредә кабул итү, прививка, процедуралар ясау кабинетлары булдырылган.
Югары Янакктай авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мусин билгеләвенчә, Иштирәк авылында фельдшер-акушер пункты үз тарихында инде өченче урынга күчте. Моңа кадәр гамәлдә булган объект егерме ел чамасы элек, җирле колхоз көче белән төзелгән булган.
Авылда яңа ФАПны файдалануга тапшыру тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.
- Яңа объект “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы сафка кертелде. Авылларда халыкка заманча медицина ярдәме күрсәтү шартлары тудырганнары өчен Республика Хөкүмәтенә, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, төзелеш тармагы хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Яңа ФАП халыкка озак еллар хезмәт итсен. Ин мөһиме – халыкка бу бинага, чирләп түгел, ә профилактик максатларда гына килү насыйп булсын,- диде ул тантанада ясаган чыгышында, авыл халкының куанычын уртаклашып.
Яңа фельдшер-акушер пунктында хаклыкны Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау отличнигы Зөһрә Сәлимов хезмәтләндерәчәк. Биредә ул егерме дүрт ел дәвамында фельдшер вазифасында хезмәт куя. Иштирәк, Чишмә авылыннан өч йөзгә якын кешене хезмәтләндерә. Моның 36сы унсигез яшькә кадәр катлам гражданнары.
Язманы кулланганда "Балтач таңнары"на сылтама мәҗбүри!
Газим Талипов фотолары.
Фотоларны кулланганда, авторны күрсәтү мәҗбүри.