Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2024, 10:14

Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты

Иманлы бәндәләр яшәгән төбәктә бу эш һәр елда оешканлык белән башкарыла.

Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты
Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты

Зәкятнең бер төре булган гошер сәдакасының төгәл күләме булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, – дигән. Бу нәрсә дигән сүз? Мисал өчен, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала. Гошер сәдакасы ул малга бәрәкәт бирә. Әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара. Шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Бу эш Аллаһы ризалыгы өчен булырга тиеш. Шул вакытта гына аның нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.

Бу сәдаканы тыныч тормыш хакына кулларына корал тотып Ватаныбыз сагына баскан ир-егетләребезгә ярдәм йөзеннән җыю һәм озату да яхшы гамәл.

Еш кына:

—Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты бармы? —дип сорыйлар.

Гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач бирәләр. Көзнең кайсы аенда да ярый, соңрак бирү дә гаеп түгел.

Иске Балтач авылында, алтын көз аенда “Үзәк мәчет”тә сәдакасы җыю оештырылды.

Гошер сәдакасы жыю халык  тарафыннан бик актив рәвештә үтте. Ике атна эчендә район үзәгеннән башка авыллардан  да төрле яшелчәләр китерделәр. Югары Карыш, Иске Тимкә, Көнтүгеш, Мата, Текән, Чишмә һәм башка авыллардан изге гамәлгә кушылучылар быел да күп булды. Бал, консервалар ясап китерүчеләрнед елдан-ел артуын күреп күңел сөенде. —Ике гаилә шәкертләргә  Корбан ите дә җибәрде. Җыйган яшелчәләр уңышы бер машина әрҗәсепнә генә сыймагач ике рейс ясалды — Россия Ислам университеты шәкертләренә Уфадан, мәдрәсәдән килеп алдылар. Һәр биргән мөселман мөслимә кардәшләребезгә бу гамәлләре Аллаһтан игелек, савап булып кайтсын, — ди “Үзәк мәчет” имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов.

Филүс хәзрәт Камалтдинов фотолары һәм видеосы

 

Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты
Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты
Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты
Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты
Балтач мөселманнары быел да гошер сәдакасы җыеп озатты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: