Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2024, 11:18

Көнтүгешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар

Шушы көннәрдә “Аманат” фольклор төркеме әгъзалары 100 данә окоп шәме эшләп озатты.

Көнтүгешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар
Көнтүгешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар

5 ноябрьдә махсус операция зонасындагы якташларыбыз өчен районнан чираттагы гумконвой җибәрелә. Гуманитар ярдәм сыйфатында аманатлылар һәм авыл халкы 100 данә окоп шәмнәре ясадылар.

Моңа кадәр дә күп тапкыр солдатларга гуманитар ярдәм җыюда катнашты Көнтүгеш авылы халкы. Тиз арада куллану вакыты чыкмый торган азык-төлек, җылы киемнәр, “йокы капчыклары”, махсус киемнәр алып җибәрделәр.

—  Уртак җиңүебез өчен үз ярдәмен керткән һәм кертүен дәвам иткән һәр кешегә рәхмәтлебез. Ут эчендәге солдатларның иминлеген, хәвефсезлеген тәэмин итүдә әһәмияте әйтеп бетергесез булган маскировкалау челтәрләре хәстәрләү уебыз да бар. Бу максаттан авылда эш дәвам итә, — ди мәдәни чараларны оештыручы Асия Мостафина.

Авылдан МХО зонасында хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр бар. Барлык якташларыбыз, ватандашларыбыз исән-сау хәлдә тизрәк туган якларына зур җиңү белән әйләнеп кайтсыннар!

Көнтүгешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар
Көнтүгешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: