Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2024, 08:51

Ике үсмер өстенә тукталыш ауган

Иглин районара суды “Башкиравтодор” акционерлык җәмгыяте филиалы – Иглин юл-ремонт төзелеш идарәсенең – элеккеге баш инженерына карата “Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүгә сәбәпче булган, кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару ”маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Ике үсмер өстенә тукталыш ауган
Ике үсмер өстенә тукталыш ауган

БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүче, автомобиль юлын ремонтлау буенча муниципаль контракт кысаларында төзелеш контроле алып бару һәм эшләр башкару өчен җаваплы буларак, Иглин авылында автобус павильоны конструкциясен бетон фундаментсыз урнаштырырга кушкан. Нәтиҗәдә, узган елның августында тукталыш комплексы 17 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек егет өстенә ауды: аларның сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян килде.

Үсмер малайның умыртка сөяге компрессион рәвештә сынган, койрык сөяге сынган, уң тезенең буыны бәрелгән. Ул дәваханәнең ортопедия бүлегенә госпитализацияләнгән. Үсмер кызның җилкәсе бәрелгән, сул иңбаш сөяге сынган. Ул дәваханәнең травматология бүлегендә дәваланган.

Гаепләнүче гаебен таныган. Суд аны төзелеш эшләре башкару һәм төзелеш контроле белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 1 елга мәхрүм итеп, 300 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: