Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2024, 12:33

Балтачлыдан яугирләргә — мотоцикл

Иске Балтач авылында яшәүче Артур Галиев “Урал” мотоциклын махсус хәрби операция зонасына озатырга әзерләнә.

Газим Талипов  Балтачлыдан яугирләргә — мотоцикл
Балтачлыдан яугирләргә — мотоциклФото:Газим Талипов

Иске Балтач авылында яшәүче Артур Галиев “Урал” мотоциклын махсус хәрби операция зонасына озатырга әзерләнә.

Бу карарны ул тормыш иптәше Светлана Нәфис кызы белән бергә кабул иткән.

—Бу мотоцикл инде минем тугры дустым. Хәзер аның белән бик йөрегән юк, күбрәк машинада. Кыска вакытлы ялга кайткан егетләр мотоцикллар МХО зонасында кирәкле булуын әйттеләр. Без тормыш иптәшем белән уйлаштык та, аларга ярдәм итәргә булдык. Гаражда хәрәкәтсез тормасын, егетләребезгә тугры хезмәт итсен, файдалы булсын, дип карар кылдык. Аларга ул әлеге вакытта кирәгрәк. Һичшиксез, “Урал” мотоциклы ышанычлы, ныклы техника. Совет чорыныкы бит ул. Бәлки, анда кемнеңдер гомерен дә саклап калырга ярдәм булыр,—ди Артур Мәгафур улы.

Мотоцикл хуҗасы билгеләвенчә, яугирләргә җибәрер өчен техникасын яңадан сүтеп, җайлап кына җыйган. “Мотоциклны сүтеп кору – үзе бер җанга рәхәтлек бирә торган мавыктыргыч процесс. Яшь чаклар искә төшә – башта озын гына такта саласың, барлык сүткән детальләрен тәртип буенча шуңа тезеп барасың. Бу - детальләр буталмасын, соңыдан кире җыйганда җиңел булсын өчен эшләнә. Сүтеп бетергәч, аларны җайлап кына керосин белән юасың, ары таба солидол белән майлап, тәртип буенча җыясың да. Аннары ул швейцар сәгате кебек эшләп китә – яңарып, төзекләнеп, күңелләргә якын тавыш чыгарып югары тизлек белән китүе – җанга рәхәт күренеш”,- дип уртаклашты әңгәмәдәшебез.

Яугирләр билгеләвенчә, мототехника махсус хәрби операция кырларында актив кулланыла. Аның яңа яки нинди модель булуы мөһим түгел, тик төзек булсын. Бу техника зур булмаган йөкләрне ташу һәм бер позициядән икенчесенә хәрәкәт итү өчен кулланыла. Хәрби шартларда мотоцикллар үзләре гадәти транспорттан бер дә ким түгел, ә кайбер очракларда хәтта күпкә нәтиҗәлерәк тә булып чыга.

Илебезнең көче бердәмлектә, бер-беребезгә ярдәмләшүдә икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Тыныч күгебез, якты көннәребез өчен көрәшкән, азатлыгыбыз өчен хәтта үз гомерләрен дә кызганмаган якташларыбызга әлеге ярдәм игелекле , файдалы булсын. Артур Галиев үрнәгендә яугирләребезгә бар яклап ярдәм итү мөһимлеген аңлаган яшь буын да ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнсен иде. 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: