2025 елда россиялеләр берьюлы 412 мең сумга кадәр пенсия тупланмалары ала алачак. Бу хакта Хезмәт министрлыгына сылтама белән “Известия” үзенең сайтында язды. “Монда сүз 2014 елда “туңдырылган” акчалар турында бара. Аларны я бер түләү белән алырга (кешенең тупланмалары берьюлы алырга рөхсәт ителгән сумма чигеннән артып китмәгән булса), я ай саен пенсиягә өстәп алу юлын сайларга булла”, — диелә материалда. Мәкаләдә мондый үсеш 2024 елда түләүне исәпләү методикасы үзгәрү белән аңлатыла, дип күрсәтәләр. Июльгә кадәр тупланган акчаларны бер түләү белән алырга мөмкинлек бирә торган чик пенсиянең биш процентыннан чыгып исәпләнә иде. Аннары исә аны пенсионерлар яшәү минимумының ун процентыннан чыгып исәпли башладылар. Материалда искәртүләренчә, быел россиялеләр пенсия тупланмалары суммасы 351 мең сумнан артып китмәгән очракта акчаларны берьюлы ала ала.
ВТ