Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр иткән. “Барлык эш бирүчеләрне хезмәт законнары нечкәлекләренә игътибар итәргә чакырам һәм без шимбә көнне, 2ноябрьдә, 30апрель көне өченэшлибез”, - дигән ул.
Депутат билгеләп үткәнчә, 30 апрель 1 Май алдыннан бәйрәм алды көне булырга тиеш иде. Әмма бу көнне 2 ноябрьгә күчерделәр, шуңа күрә ул кыскартылган көн булып калды, гәрчә турыдан-туры 4 ноябрь бәйрәменә туры килмәсә дә. «Барлык эш бирүчеләрдән мондый нечкәлекләргә игътибар итүләрен һәм 2 ноябрьдә хезмәткәрләрнең хокукларын үтәүне тәэмин итүләрен сорыйм», — дип өстәгән Нилов, Хезмәт министрлыгы шундый ук позициядә булуын билгеләп.