Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2024, 08:52

Фирдус Әхмәтҗаров ни өчен “Балтач таңнары”н алдыра?

Иске Балтач авылы ир-егетенә “Атна саен бүләк” уенында бәхет елмайды.

Фирдус Әхмәтҗаров ни өчен “Балтач таңнары”н алдыра?
Фирдус Әхмәтҗаров ни өчен “Балтач таңнары”н алдыра?

Фирдус Рәис улы гомерен водитель һөнәренә багышлаган. Нинди тармакта эшләсә дә, вакытлы матбугаттан, бигрәк тә район гәзите “Балтач таңнары”ннан аерылмаган һәм аерылмый ул.

—Бар хәбәрне, яңалыкны шуннан укып белеп барабыз. Тормыш иптәшем Зәвия белән битләрен алмашлап (бүлешеп) алып укып чыгабыз. Без 2025 ел өчен гәзиткә еллыкка язылып куйдык. — ди.

Шушы көннәрдә Фирдус Рәис улына Иске Балтач авылындагы сәүдә йортларының берсенең бүләк серитификатын “Балтач таңнары” гәзите баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев тапшырды.

—Бүләкнең олысы-кечесе юк. Иң мөһиме — абунәчеләргә игътибар. Рәхмәт, матбугаттан аерылырга исәп юк, — дип кабул итте гәзит укучыбыз үзенә төшкән сертификатны.

   

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: