Ведомствода билгеләп үтүләренчә, автомобиль покрышкаларын алыштырганда төп критерийларның берсе — һаваның уртача тәүлеклек температурасы һәм аның тотрыклы түбәнәюе. Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге башлыгы урынбасары полиция полковнигы Антон Белан аңлатканча, әгәр берничә көн дәвамында һава температурасы +5 °с торса һәм алга таба түбәнәя икән, җәйге резинаны кышкыга алыштыру яхшырак. "Бу барыннан да элек сезнең, пассажирларыгызның һәм әйләнә-тирәдәге юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге өчен кирәк. Чөнки температура төшкәндә юлда ук кар яумавы да ихтимал, ә менә асфальтта төрле ташландыклардан хасил булган бу май элпәсе акрынлап тупланып боз кабыгы белән капланырга мөмкин. Һәм сез инде җәйге резинада үзегезне уңайсыз һәм куркынычсыз хис итмәячәксез”, - дигән ул “Russia Today” га. Гамәлдәге законнар нигезендә декабрьдән февральгә кадәр кышкы шиналарда йөрергә кирәк, дип искәрткән Антон Белан.
Ә сез моны хәстәрләдегезме әле?