Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2024, 15:24

Балтачта БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләләр

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында БР Балтач районындагы тернәкләндерү филиалы мөдире Гүзәлия Шәфыйкова хезмәткәрләрне куркыныч хәлдә эш итү алгоритмы белән таныштырды һәм пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме очрагында ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Балтачта БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләләр
Балтачта БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләләр

БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе белән танышыйк.

* Әгәр куркыныч янаганда сез бинада булсагыз, мөмкин булганча аскы катларга, подвалга яки паркингка төшәргә кирәк.

*Лифттан файдаланырга ярамый.

* Фатирда тәрәзә янында торырга ярамый.

*Тәрәзәсез, терәк диварлар арасында урынтабаргакирәк-алар ике булса яхшырак.

*Еш кына белгечләр коридорда, ванна бүлмәсендә ышыкланырга киңәш итә.

* Идәнгә утырырга һәм чыкмаска киңәш ителә.

*Әгәр куркынычянагандасез урамдабулсагыз, мөмкин кадәр тизрәк якындагы бинага керергә, җир асты кичүенә яки паркингка төшәргә кирәк.

*Әгәр сез транспортта булсагыз, аннан чыгарга һәм ышык урын табарга кирәк.

*Әгәр урамда ышык урыннар булмаса, җиргә ятарга һәм башны куллар белән капларга киңәш ителә.

* Әгәр дә сез БПЛА күргәнсез икән, ашыгыч рәвештә аннан иң якындагы бина яки агачлар артына 100 метрдан да ким булмаган арага китәргә кирәк.

* Пилотсыз очкычның күрү зонасында булырга ярамый.

*Булган хәл турында әйләнә-тирәдәгеләрнең барысын да кисәтеп куегыз.

*Беренче чиратта балаларның куркынычсызлыгы турында кайгыртырга кирәк.

Шулай ук БПЛАны кул астындагы чаралар белән бәреп төшерергә тырышырга ярамый. Берничек тә җайланмага яки аның өлешенә тимәгез.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре шулай ук шаһитларны һәлакәтне телефонга төшермәскә һәм геолокация куймаска чакыра. Очучы яки килеп төшкән пилотсыз очкычны табу фактлары турында-аның кайда булуының конкрет урыны турында мәгълүмат белән-112 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.

Чыганак

Балтачта БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләләр
Балтачта БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләләр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: