Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2024, 15:23

Зараповлар гаиләсендә тугузынчы бала туган

Нефтекамада яшәүче Анастасия һәм Руслан Зараповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга. 9 октябрьдә аларның тугызынчы сабыйлары дөньяга килгән. Малайга Әмир дип исем кушканнар.

Зараповлар гаиләсендә тугузынчы бала туган
Зараповлар гаиләсендә тугузынчы бала туган

Дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Зараповлар 18 яшьлек Роман һәм 16 яшьлек Валерия, мәктәп укучылары – 14 яшьлек Дамир, 9 яшьлек Камила, 8 яшьлек Ксения, мәктәпкәчә яшьтәге 6 яшьлек Диана, 4 яшьлек Кристина, 2 яшьлек Динараны тәрбиялиләр.

Гаиләдә балалар  спорт ярата һәм төрле яклап үсешә. Роман "Торос" хоккей мәктәбен тәмамлаган, хәзер төп шөгыле – уку. Дамир баскетбол ярата, "Амфибия" спорт комплексының тренажер залына йөри, Валерия белән Кристина "Венед" спорт мәктәбендә фитнес-аэробика белән шөгыльләнә, алар Европа чемпионаты призерлары. Ксения һәм Диана "Ариель" бию мәктәбендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә”

Яңа туган сабыйның беренче мөһим документы – туу турындагы таныклыгын шәһәр мэры Эльдар Вәлидов тапшырган.

 

Фото: ТГ-канал Владимира Спеле

Автор:
Читайте нас: