Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь , 09:02

Янгын вакытында өйдә ике кеше булган

Берсе чыгып өлгергән, ә менә икенчесе...

Янгын вакытында өйдә ике кеше булган
Янгын вакытында өйдә ике кеше булган

Бөре районы Чишмә авылында янгын бер ирнең гомерен өзгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре 72 квадрат метр мәйдандагы бүрәнә йортта чыккан янгынны сүндергәннәр.

Янгын чыккан вакытта өйдә ике кеше булган. Хатын вакытында ишеккә таба шуышып өлгерә, анда аны күршеләре күреп ала һәм өйдән чыгарга ярдәм итә. Янгын урынын тикшерү барышында коткаручылар 51 яшьлек ирнең үле гәүдәсен табалар.

Янгынны сүндерүгә 9 белгеч һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән. Килеп чыккан хәлнең сәбәбе ачыклана, версияләрнең берсе буенча янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Хәзер урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы һәм тикшерү-оператив төркем эшли

Автор:
Читайте нас: