Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2024, 15:04

Тыелган урында юл аркылы чыкканда һәлак булган

Казанда тыелган урында юл аркылы чыккан хатын-кызны йөк машинасы бәрдереп үтергән

 Казанда йөк машинасы йөртүчесе 69 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергән. Авария Тихорецкая урамында булган, хатын-кыз йөк машинасын урап үтәргә теләгән һәм ярамаган урында юл аркылы чыккан. Бу мизгелдә йөк машинасы йөртүчесе кузгалып китә һәм җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлә. Машина йөртүчегә сак чарасы билгеләү өчен, ГАИ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсенә тиешле документларны тапшырган, дип яза Татар-информ. 

 Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=45575 

Автор:
Читайте нас: