Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2024, 17:10

Балтачлы Тимур Әхмәдуллин янә чемпион

  Иске Балтач авылы  егете Тимур Әхмәдуллин  4 ел рәттән кул көрәштерү буенча БР чемпионы булды

Балтачлы Тимур Әхмәдуллин  янә чемпион
Балтачлы Тимур Әхмәдуллин янә чемпион

Районыбызның спортчылары армрестлинг буенча Башкортстан  чемпионаты һәм беренчелегеннән җиңүләр белән кайтты. Алар арасында Тимур Әхмәдуллин үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады.

Тимур Әхмәдуллинны без нәфис сүз остасы, театрләштерелгән чараларда актив катнашучы буларак яхшы беләбез. Җиденче сыйныфларда укыган вакытында Тимур  армспорт белән шөгыльләнә башлый. Әйтергә кирәк, бу юнәлеше дә аның уңышлы килеп чыга.  Дүрт ел рәттән райондашыбыз республикада армрестлинг буенча алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый.

28 октярь көнне БР Беренчелегендә 19—21 яшьлек юниорлар арасында ул алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый. 

— Бәйгегә катнашу өчен бу юлы бар шартлар да булды. Казанда зур чаралар үтү сәбәпле, туган авылымда читтән торып укыдым.  Спорт залында тренер Радим Нургалиев кулы астында озак шөгыльләндем. Күпме вакыт сарыф ителде, күпме көч түгелде. Аллаһыгы шөкер, тырышлык бушка китмәде, өметләр акланды, —ди райондашыбыз.  

...Тимур Әхмәдуллин Казан федераль университетының Реклама һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш факультетының өченче курсында укый. Студент тормышы белән кайнап яши.  Укудан тыш вакытларында КФУның  оркестр составында баянда уйный.

 Күрүегезчә, Тимур Әхмәдуллин бар яклап та булыра,  барысына өлгерә. Теләк кенә булсын, ди ул.

 Тимурны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз.  Ары таба уңышлар телибез.

 Рифина ГАЛИЕВА.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: