Бу хакта социаль челтәрләрдә Бөре үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге хәбәр итте.
“Бөре үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә быелгы елда юбилей бала дөньяга килде. Бу сабый гаиләдә өченче бала булып туды, ә Бөре хастаханәсе өчен бу юбилейлы-2024 елда туган 400нче бала. Гаиләне шундый искиткеч вакыйга белән котлыйбыз! Әнигә дә, балага да исәнлек-саулык телибез! Котлауларга сез дә кушыла аласыз!” — дип хәбәр итә Бөре үзәк хастаханәсе.
Бу бүлеккә якташыбыз, Сәйтәк авылы кызы Гүзәл Кавый кызы Вәлиева җитәкчелек итә.
(Фотода Гүзәл Вәлиева кара-кызыл костюмда)