Югары Карыш авылында яшәүче Ирина Гөлфәт кызы һәм Ринат Рафаил улы Разетдиновларның уллары Айназны 27 июнь көнне армияга озаткан булганнар. Шушы көннәрдә аларның йортларына шатлыклы хәбәр килде. Газиз улларының командирлары Рәхмәт юллаган аларга.
Балаң турында башкалардан җылы зур ишетү — зур шатлык. Ә инде армиягә киткән улыңның командирлары газиз балаңны мактап Рәхмәт хаты юлласа— бу икеләтә сөенеч.
—Рәхмәт хатын алгач аны елый-елый укыдым, —дип шатлыгы белән уртаклашты солдатның әнисе Ирина Гөлфәт кызы.
...Айназ Ринат улы тату гаиләдә, апасы һәм сеңелесенең җылысын тоеп үсә. Тугызынчы сыйныфтан соң Нефтекама машиналар төзү колледжында һөнәр үзләштерә. Дүртенче курста һөнәр үзләштергәндә укый да, эшли дә. Уңган, булдыклы егет барысына да өлгерә. Ил алдындагы хәрби бурычына да җитди карый. Ата-аналары борчылсалар да, аны күмәкләшеп Уфадан хәрби частьләренә озатырга баралар, Пенза тарафларында хәрби присяганы кабул иткән мизгелләрендә дә газизләре янында булалар. Райондашыбыз Пенза артиллерия инженер институтында хәрби һөнәр үзләштерә. Ул үзен биредә ышанычлы, тырыш, тыңлаучан итеп таныта. Әлеге көндә ул Ырынбурда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
Айназның ата-анасына атап язылган Рәхмәт хатында мондый юллар бар: „Гадел, принципиаль, максатчан ул тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Хезмәт итү чорында Айназ үзен бары тик уңай яктан күрсәтте. Үзенә йөкләтелгәннәрне зур җаваплылык хисе белән башкара, наказларны намус белән үти. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез. Аның белән лаеклы горурлана аласыз”.
Мондый эчтәлекле хатка ничек шатланмыйсың инде? Айназның яхшы хезмәт итүен, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын без дә көтеп калабыз.
Рифина ГАЛИЕВА.