Барлык яңалыклар
Новости
26 октябрь 2024, 18:33

Пенсияләр ике тапкыр күтәреләчәк

Кайчан һәм күпмегә?

Пенсияләр ике тапкыр күтәреләчәк
Пенсияләр ике тапкыр күтәреләчәк

Алдагы 2025нче елның башыннан, ягъни январь аеннан, иминият (страховой) пенсияләре 7,3 процентка, төгәлрәк әйтсәк, уртача 1634 сумга артырга тиеш. Февраль аеннан пенсионерларга ай саен бирелә торган башка түләүләр (ЕДВ) шулай ук 7,3 процентка индексацияләнәчәк.

Апрель аеннан социаль пенсияләр 14,75 процентка күтәреләчәк. Акчага күчерсәң, бу 1981 сум тәшкил итә.

Әлбәттә, пенсиянең гомум күләме төрле кешенеке төрлечә булачак. Ул тупланган стажга, җыелган пенсия балларына, пенсионерның эш дәверендә алган хезмәт хакына бәйле.

 

Пенсияләр ике тапкыр күтәреләчәк
Пенсияләр ике тапкыр күтәреләчәк
Автор:
Читайте нас: