МАТУРЛЫКНЫ КҮРӘ БЕЛҮЧЕЛӘР ГЕНӘ
ГҮЗӘЛЛЕКНЕ ТУДЫРА АЛАДЫР
Тәтешле районы Беләш авылы кызы Гөлназ җитди һөнәр иясе. Уфа шәһәрендә икътисад университет тәмамлаган, әлеге вакытта Югары Тәтешле авылында „Уралсиб” банкында эшли.
Ике ел элек Гөлназ Ирек кызы хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре ясый башлый. Кыска гына вакыт эчендә аның кулы белән ясалган әйберләр Балтач, Аскын һәм Тәтешленең гүзәл затлары гына түгел, Русиянең төрле тарафларында яшәүчеләр арасында популярлык яуларга өлгерә. Ә бу кәсепкә килүнең тарихы бик гади.
... Бер мәлне Гөлназ интернет челтәрендә бик матур алкаларга тап була. Бизәнгеч күңеленә бик хуш килсә дә, аларның хаклары „тешләшә”. Материалны сатып алып үзем эшләсәм 3-4 тапкыр очсызрак булачак, дигән фикергә килә ул. Шулай итеп үзенең теләгәнен томышка ашыра ул. Моңардан тыш, өстәмә керем бирердәй һөнәр үзәлештерү теләге күптән була аңарда. Яратып башкарган, төп эшеңнән киткән яки икенче урынга күченгән очракта да югалмаган кәсеп булдыру турында уйлана ул. Интернет аша бу эшнең үзенчәлекләренә төшенә. Иң беренче материалларын сатып алганда, әйберләрем кешеләргә ошамаса, сатып алмасалар үземә калыр, бозыла торган әйбер түгел, якыннарыма бүләк итәрмен, дип фикер йөртә.
Иң беренче ясаган бизәнгечләрен ул фотога төшереп, интернет челтәренә урнаштыра. Дус кызы, фотограф Лиана Сәитова бу мәсьәләдә аңа ярдәм итә. Бизәнгечләрне фотога төшереп социаль челтәрләрдә урнаштыралар. Иң тәүдә ясаган әйберләре тиз арада сатылып беткәч, ул дәртләнеп яңаларын эшләргә тотына.
— Кайбер кешеләр сатып алырга теләгән бизәнгечләренең рәсемен бирәләр, шуңа нинди ташлар, нинди материал куллансаң уңышлы булганы хакында уйлыйм. Кайсы материал икенчесе белән туры килә, кайсысы юк. Ясаган бизәнгечләремне онытылмас өчен фотога төшерәм. Берәүләргә фотодагы сыман кирәк. Икенчеләр исә теге яки бу бизәнгечнең аларда гына булуын тели. Клиентның сүзе закон. Мондый очракта кабатланмыйм, әлбәттә. Бүгенге көндә миннән 5-6 бизәнгеч алган клиентларым да бар,— ди Гөлназ Хөснуллина.
Аметист, агат, малахит кебек ташлардан ясалган әйберләр зур сорау белән файдалана икән. Ә менә алкаларның төсенә килгәндә күпчелек хатын-кызлар яшел, куе зәңгәр һәм зәңгәрсу төсләрне яратып алалар дип билгели ул. Шулай булса да бер генә төрле материалларны кулланырга тырышмый ул, төрле-төрле фурнитуралар сатып ала. Һәрвакыт камилләшергә омтыла. Чөнки мода бер урында гына тормый. Яшьләрнең таләпләренә дә җавап бирергә тырыша. Балаларга атап бизәнгечләр ясаганда, ул аларның холык-фигылен, темпераментын сораша.
Бүген аның куллары белән ясалган бизәнгеч әйберләрен күпләр яратып ала. Русия, хәтта Казахстан тарафларында да клиентлары бар аның. Ә бит Гөлназ Ирек кызы моңа кадәр кул эшләре белән ныклап мавыккан кеше дә түгел ул.
— Бизәнгечләр ясаган вакытта күңелем белән ял итәм. Берсен ясыйм, шул ук вакытта икенчесе турында уйланам. Яңалыктан куркырга кирәкми. Иң мөһиме теләк булсын, — ди Гөлназ.
Гөлназ Ирек кызының күз нурлары түгелеп ясалган алкалар,төймәләр, беләзек, брошкалар, чылбырлар гүзәл затларның кәефләрен ара таба да күтәрсен, күңелләрен җылытсын. Бу җылылык, гүзәллек янәшәдәгәләргә дә позитив уйлар булып кайтсын.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.