Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2024, 15:13

Вәхшиләрчә җәзалап үтергәннәр

Акча бирмәгән ирнең газ плитәсендә битен пешергәннәр һәм муенына пычак белән кадаганнар.

Вәхшиләрчә җәзалап үтергәннәр
Вәхшиләрчә җәзалап үтергәннәр

Башкортстанның Югары суды бүген, 25 октябрьдә, Александр Нежин һәм Ирик Утяшевка җәзалау һәм үтерү өчен хөкем карары чыгарды. Икесе бергә төрмәдә 40 елга якын гомерләрен уздырачак, дип хәбәр итә Башкортстан прокуратурасы.

2023 елның февралендә җинаять эше фигурантлары таныш хатын-кыз янында кунакта булганнар. Спиртлы эчемлекләр белән табын вакытында Александр Нежин белән хуҗабикә арасында конфликт килеп чыга. Җинаятьче хатын-кызның аркасына аш чәнечкесе белән берничә тапкыр, ары таба пычак белән дә суккан. Яраланган хатын-кыз фатирдан чыгып качып өлгерә.

Алкоголь һәм акча беткәч, кунаклар акча сорап күршеләренә керәләр. Андагы фатир хуҗасы каршы чыга һәм акча бирми. Теге ирләргә бу хәл ошамый. Алар аны кыйнаганнар, газ плитәсендә битен пешергәннәр, ары таба муенына һәм күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. Ир шунда ук үлә. Мәетен паласка төреп, шунда калдырып, чыгып китәләр. Шулай ук фатирдан 9 мең сумнан артык акча, көнкүреш техникасын һәм телефонын да алып чыгып киткәннәр.

Кире кунакта булган фатирларына кайтып, “бәйрәм итүләрен” дәвам итәләр. Икенче көнне бернәрсә дә булмаган кебек эшкә киткәннәр.

Үлгән ирнең мәетен кунакка килгән абыйсы таба. Оператив-эзләү чаралары барышында ирләрне Магнитогорск шәһәрендә табалар.

Билгеле булуынча, ирләрнең икесе дә элек хөкем ителгән булган. Суд Нежинны махсус режимлы колониядә 21 елга ирегеннән мәхрүм итүгә, ә Утяшевны – 18 елга катгый режимлы колониягә хөкем итте.

Автор:
Читайте нас: