Учалы районында Чиләбе өлкәсеннән өч бертуган абыйлы-энеле сату өчен сыерлар урларга маташкан. Ир-атларны Иске Муйнак авылы янында тоткарлыйлар.
Полиция хезмәткәрләре каракларны сыерларны “Газель”гә төягәндә тапканнар. Бертуган абыйларның берсе алдан Башкортстанда булган һәм ирекле көтүдә йөргән хайваннарны карап йөрегән. Соңыдан аларны урлар өчен калган абыйларын дәшеп китергән.
Тикшерү барышында ачыклануынча, ирләрнең берсе алдан да 5 баш эре мөгезле терлек урлаган булган.
Шикләнелүчеләргә карата “урлауга маташу” һәм “урлау” мәддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Сыерларны хуҗасына кайтарганнар, ә автомобильне махсус тукталышка урнаштырганнар.