“Кызыл таң” гәзите хәбәр итүенчә, Айдар Галимов корпоративының бәясе - 300 меңнән 400 мең сумга кадәр. Барысы да мәйданчыкка һәм чыгышның датасына бәйле. Дәвамлылыгы - балет төркеме белән 40 минут. Артистның транспорт чыгымнары, техник һәм көнкүреш райдеры аерым түләнә икән.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның концерт директоры хәбәр иткәнчә, бер чыгыш 40 минутка исәпләнгән һәм 500 мең сум тора.
Ришат Төхвәтуллинның төркем белән чыгышы 600 мең сумга төшәчәк. Дәвамлылыгы: 30 минут - 1 сәгать.
Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың чыгышлары 700 мең сумга төшә икән. Артистларның чыгышы, концерт директоры сүзләренә караганда, 40 минут дәвам итә.
Иң кыйммәтле җырчы - Элвин Грей. Концерт директоры сүзләре буенча, Яңа ел корпоративлары стандарт 45 минутлык чыгыш өчен 2 миллион сумнан башлана.
Фото: "Кызыл таң".