Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2024, 12:19

Үз балаларын үтергән ирне әле дә эзлиләр...

5 һәм 8 яшьлек малайларның гәүдәләрен елгада табалар.

Үз балаларын үтергән ирне әле дә эзлиләр...
Үз балаларын үтергән ирне әле дә эзлиләр...

Башкортстандагы Мазовлар гаиләсендә булган коточкыч вакыйгаларга әле дә нокта куелмаган. 

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елның 26нче октябрендә хатыны белән тиргәшкәч, ата кеше, ике улын ияртеп, югалган. Полиция хезмәткәрләре соңрак аның хуҗалык товарлары кибетенә барып, җеп сатып алуын ачыклады. Өйдән кабартыла торган матрас алган. Караидел елгасына чыгып, матрасны кабарткан, балаларны кибеттә сатып алган җеп белән бәйләгән һәм... Шул тирәдә, Инорс бистәсенең агач посадкасында Мазовларның машинасын да тапканнар.

2020 елның июнь ахырында малайларның берсен - 5 яшьлек малайның гәүдәсен  Калинин районы территориясендә Агыйдел елгасында  таптылар. 8 яшьлек малайның гәүдәсен – Дим районы территориясендә таптылар. Балаларның әтисе үзе - Артём Мазов әле дә табылмаган.

Артем Мазовны үтерү турындагы җинаять эше кысаларында шикләнелүче буларак федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Аның кайда булуы турындагы мәгълүмат өчен ярты миллион сумлык бүләк билгеләнгән. “Башинформ” хәбәр итүенчә, Мазов озак вакыт халыкара эзләүдә икән.

Ике төп версияләрнең берсе буенча, Мазов, җинаять кылгач, качкан. Аны халыкара эзләүгә игълан иттеләр. Паспортын алмаштырып, чит ил дәүләте территориясендә качуы ихтимал. Бу фараз файдасына берничә ел эчендә  Мазовның гәүдәсе әле булса табылмавы сөйли.

Балаларын үтергән Мазовны эзләүләр әле дә дәвам итә.

Автор:
Читайте нас: