Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2024, 20:04

Көнчел хатын иренә берничә тапкыр пычак белән кадаган

Ирен апасына көнләгән бит әле ул.

Көнчел хатын иренә берничә тапкыр пычак белән кадаган
Көнчел хатын иренә берничә тапкыр пычак белән кадаган

Ишембай районының полиция бүлегенә пычак белән яраланган 49 яшьлек ирне дәваханәгә салулары турында хәбәр килгән. Ир янына тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. Полиция хезмәткәрләре зыян күрүчегә 48 яшьлек хатыны пычак белән ташланганы ачыклаган. Аны тоткарлаганнар, ул барысын да таныган.

Билгеле булуынча, бу хәл алдыннан 48 яшьлек хуҗабикәнең туган көне булган. Бу уңайдан кунакка дусларын һәм туганнарын чакырганнар. Табыннан соң кунакларның бер өлеше өйләренә кайтып киткән, кайберләре кунып калган. Һәм икенче көнне дә бәйрәмне дәвам иткәннәр.

Табын артында утырганда йорт хуҗалары - ир белән хатын арасында низаг чыккан. Хатын ирен апасына көнләгән. Спиртлы эчемлекләр дә “үз эшен эшләгән”. Яхшы гына “кызып алган” хатын кухня пычагын алган да, иренә берничә тапкыр чәнечкән. Хатынның апасы бу хәлнең шаиты буларак ашыгыч ярдәм чакырткан.

Хәзер хатынга карата җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас: