Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2024, 10:27

“Балтач таңнары”ның бер бүләге Айгөлдә

“Балтач таңнары” ның “Атна саен бүләк”  акциясенең бер бүләге  Иске Балтачта яшәүче Айгөл Нафиковага төште

“Балтач таңнары”ның бер бүләге Айгөлдә
“Балтач таңнары”ның бер бүләге Айгөлдә

Иске Балтач. 23 октябрь - "Балтач таннары". “Балтач таңнары” ның “Атна саен бүләк”  акциясенең бер бүләге  Иске Балтачта яшәүче Айгөл Нафиковага төште.

2025 елның беренче яртыеллыгына «Балтач таңнары» на язылган һәркем автоматик рәвештә “Атна саен бүләк” акциясендә катнашучы була ала. Моның өчен  җирле басмага язылу турында редакциягә китерү кирәк.

Газетага язылучылар китергән иллегә якын подписка  квитанцияләре арасыннан,   очраклы рәвештә, янә өч  җиңүче сайланды.

Бүләкләрнең берсе Иске Балтачтан Айгөл Нафиковага төште. Гәрчә район басмасы белән Айгөл электән үк дус. Тормыш иптәше Фәдис белән  инде берничә ел дәвамында безнең газетага  даими язылалар. Җирле яңалыкларны аларның балалары да рәхәтләнеп укый.

 - Көтмәгәндә, әлбәттә, әмма район газетасыннан   бүләк алу бик күңелле. Болай, туры килү ягыннан бәхетем бар минем. Үзем Пушкин урамында яшим. Укырга кергәндә имтихан билетында Пушкин турында сорау туры килгән иде. Йортыбыз Пушкин һәм Галиев(Батырша) урамы кисешкән урында урнашкан. Ә диплом эшен Батырша темасы белән эш буенча якларга туры килгән иде, - дип тәэссоратлары  белән уртаклашты Айгөл Нафикова, кызыклы бер бәйләнешне исәпкә алып.

Без исә үз ягыбыздан җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз, ә барлык язылучыларыбызны “Атна саен бүләк” акциясендә активрак катнашырга чакырабыз.

Автор:
Читайте нас: