Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2024, 19:26

Игътибар, балтачлылар! Алдана күрмәгез!

Мошенниклар коммуналь хезмәтләр өчен ялган квитанцияләр җибәрә башлаган.

Игътибар, балтачлылар! Алдана күрмәгез!
Игътибар, балтачлылар! Алдана күрмәгез!

Игътибар, алдана күрмәгез. Бу схема турында да белегез.

Аферистлар почта тартмаларына ялган квитанцияләр җибәрә башлаганнар. Янәсе түләү буенча сезнең бурыч бар дигән. Шул квитанцияләрдә QR-кодлары ялган икән. Әгәр аның буенча түләсәң, акча мошенникларга күчәчәк. Моннан тыш, QR-код фишинг сылтамага алып бара икән. Шул сылтама буенча керсәгез, мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеге алачак.

Ялган квитанцияне түләүченең реквизитлары буенча танырга мөмкин, дип хәбәр итә Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Моның өчен шикле квитанция мәгълүматларын алдагы түләүләрдә күрсәтелгән мәгълүматлар белән чагыштырырга кирәк.

Автор:
Читайте нас: