Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2024, 09:01

Бәреп төшерелгән самолетта якташыбыз да булган...

Самолет төшкән урында аның исеменә документлар табылган. 

Бәреп төшерелгән самолетта якташыбыз да булган...
Бәреп төшерелгән самолетта якташыбыз да булган...

Кичә Суданда (Көнчыгыш Африкадагы дәүләт) Ил-76 йөк самолетын бәреп төшергәннәр. Очкычның экипажы составында Русия гражданнары да булган, дип хәбәр итә "Өмет" гәзите  SHOT Телеграм-каналына сылтанып. Вакыйга Дарфурда (Судан көнбатышындагы төбәк) булган.

Ил-76 йөк самолеты – Берләшкән Гарәп әмирлекләрендәге Airline Transport Incorporation FZC компаниясенеке.

Октябрь башында  Берләшкән Гарәп әмирлекләре Суданга хәрби ярдәм белән самолет озаткан, әмма ул  Көнбатыш Кордофан (Суданның провинциясе) территориясендә уңышсыз төшеп утырган һәм аның двигательләренә зыян килгән. Ил-76 йөк самолеты шул очкычны ремонтлар өчен запас частьлар һәм инженерларны илтергә тиеш булган.

Суданның массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, җирле хәрбиләштерелгән формирование көчләре аны ялгышлык буенча бәреп төшергән. Бу хакта Тиз реагирование көчләре (Силы быстрого реагирования) үзе хәбәр иткән.

Самолет төшкән урында Виктор Гранов исеменә (ул Airline Transport Incorporation FZC кмпаниясенең баш инженеры) документлар табылган. Соңрак тагын бер русиялененең документлары ачыкланган. Ул – Туймазыдан 33 яшьлек авиаинженер Антон Селиванец, аның хатыны һәм кызы бар.

Автор:
Читайте нас: