Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь , 15:14

Янгын вакытында өйдә өч кеше булган

Икесе генә чыгып өлгергән...

Янгын вакытында өйдә өч кеше булган
Янгын вакытында өйдә өч кеше булган

Бүген төнлә Белорет районының Железнодорожный авылында шәхси йортка ут капкан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 62 кв. м мәйданда дөрләгән янгынны сүндергәннәр.

Янгын вакытында йорт эчендә 3 кеше булган, икесе тышка йөгереп чыга алган. Кызганычка каршы, янгын сүндерү вакытында 47 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.

Вакыйга урыныда тикшерү-оператив төркем һәм дознаватель эшли. Беренчел фаразлар буенча янгын тәмәке тарткан вакытта саксызлык. 

 

Автор:
Читайте нас: